Шариф Камал Акчарлаклар Сочинение

      Комментарии к записи Шариф Камал Акчарлаклар Сочинение отключены

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Шариф Камал Акчарлаклар Сочинение. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Книги».

Шариф Камал Акчарлаклар Сочинение.rar
Закачек 3646
Средняя скорость 8670 Kb/s
Скачать

Борынгы заманнардан ук гади халык хезмәт сөючән булган. Хезмәт-кешенең гомерлек юлдашы. Татар әдәбиятында эшчеләр сыйныфы язучылар тарафыннан актив суратләнгән. Моңа кадәр без укыган күп кенә язучылар иҗаты моңа бер мисал булып тора. Хезмәт кешесенең тырышлыгы әсәрләрдә, повест ь ларда һәм поэмаларда ачык күренә. Язучылар хезмәт сөюче кешеләрне иң мөһим тема буларак сайлаулары бик дөрес.

Шуның турыда җентекләп язучыларның берсе – Шәриф Камал. Безгә таныш күп кенә әсәрләрендә ул эшче халыкны сурәтләп яза. Аның зур урын алып тора торган әсәрләренең берсе – «Акчарлаклар” повесте. Бу повестьта сүз вакытлы эшкә ялланган кешеләр турында бара. Әсәрдә эшкә ялланган гади халык балык промыслосында эшләп көн күрә. Үзенең тормышын социаль яктан тәэмин итү – һәркемнең изге бурычы. «Акчарлаклар” әсәрендә исә, Гариф кебек персона ж гади эшче булып тора да инде.

Солдат, Шәрәфи абзый, Гариф һәм башкалар сезонлы эшкә килеп, барлык булган көчен балык җыюга һәм эшкәртүгә сарыф итәләр. Балык җыю – аларның (вакытлыча гына булса да) һөнәре. Шуңа карамастан, алар үлемнән дә курыкмыйлар, көчен дә кызганмыйлар. Без моны Гариф персона ж ы өстендә ачык күрәбез. Ул геройларча неводны саклап кала ала. Моңа барысы да шатланалар.

Шулай ук неводчыларның узара дус мөнәсәбәттә булулары да бик яхшы күренеш. Бу, дуслык мөнәсәбәте, Шәрәфи абзыйның Солдат белән Гарифны үзенең барагына кунакка чакыруда ачык күренә. Нигә Шәрәфи абзый башкалардан яхшырак һәм мулрак яши соң? Ул да бит хезмәт хакын шул ук күләмдә ала. Моның сәбәбе бик гади. Гаиләле кеше беркайчан да үз бурычларын онытмый. Шәрәфи абзый – гаилә башлыгы. Ул гаиләсенең тамагын туйдырырга тиеш. Хатыны Сәгыйдә бернигә дә мохтаҗлык кичермәсен, кызы Газизәнең өсте бөтен булсын өчен тир түгеп эшли. Әлбәттә, ир-ат гаиләсен социаль яктан тәэмин итәргә тиеш, ләкин көн-күрештә мондый очракның киресе дә була.

Шәриф Камал повест ь ны символик образлар белән тулыландырып яза. Шулай ук әсәр эчендәге бүлееләрне дә үзенчәлекле исем белән атый. Шуңа мисал булып «Диңгез елый” бүлеге тора. Диңгезнең җаны юк, ә автор аны җанландырып, кыска сузтезмәсенең укучыга тирән мәгънәгә ия булуын аңлата.

Повест ь та тагын акчарлакларны да символик образга кертү ялгыш булмас. Чөнки әсәрдә акчарлак, ягъни кош турында язылган җир юк бит. Нигә соң ул бу зур күләмдәге әсәргә «Акчарлаклар” дип исем куя? Бу тагын бер аңлашылып бетмәгән нәрсә, чөнки әсәргә исем кушканда да, ул символик образга таяна. Бу очракта «акчарлаклар” сүзе күчерелмә мәгънәдә килә. Автор гади неводчыларны балык кошлары белән чагыштыра. Акчарлаклар кайда балык бар, гадәттә, шунда булалар. Бу очракта исә, кайда үзеңә тиң эш бар, халык шунда була.

Минем уйлавымча, автор шундый исем белән дөньядагы барча – барча халыкны атый, чөнки халыкның алдагы көне хезмәттән тора. Хезмәтсез, эшсез кеше юкка чыга, хәтта начар юлга баса. Әйе, авыр эшләр дә бар ул. Үзебез әйтүебезчә, җиңел эш беркайда да юк ул. Нигә булмасын? Бар инде ул, әлбәттә. Ләкин шәхси предприятие хуҗаларында гына. Анда ял юк, ә хезмәт хакы аз. Бәлки, авыр эштә эшләүчеләр хезмәт хакы вакытында һәм яхшы күләмдә түләнгән өчен генә эшлиләрдер.

Шәриф Камал әсәрен (шул исәптән «Акчарлаклар” повестен да) кечкенә элементлар кертеп иҗат итә. Шуңа күрә аның әсәрләрен яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә яратып укыйлар. Әсәрләрдә зур рол ь не гади халык алып тора. Ә автор дәрәҗәле кешеләр турында да яза ала иде бит. Көнкүрештә бай кешегә берни кирәкми, чөнки аның барлык нәрсәләре дә бар. Ә гади халык тиенен – тиенгә санап яши. Артыгын алмый һәм акчасын да саный белә. Шуңа Шәриф Камал гади халыкның тормышын кайгыртып яза. Хәзерге заманда бу бик актуаль темаларның берсе булып санала, чөнки бәяләр арта, ә хезмәт хакы шул ук. Халык ачлык белән көрәшә, хезмәт хакын кирәк нәрсәгә генә тота.

Шәриф Камалның «Акчарлаклар” повесте укучылар күзлегеннән югары бәяләнә, чөнки ул уй – фикерләрен, эчке кичерешләрен әсәрнең төп идеясен ачып бирү өчен юнәлдерә. Әсәрне иҗат иткәндә ул һәрбер күренешне аерым детальләр белән тулыландыра. Без моны шушы юлларда ачык күрәбез: «. Әмма баракка килем кергәч, баракның бушлыгы, шакшылыгы, нар буена җәйгән салам урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыклары, нәкъ уртада асылынып торган иске лампа, диңгезгә караган бер генә тәрәзә, әлхасыйль, баракның барлык эч күренеше, гүя аның йөрәгенә боз булып утырдылар. ”

Успейте воспользоваться скидками до 70% на курсы «Инфоурок»

Ш.Камал «Акчарлаклар” повесте.

МАКСАТ: 1. Әсәрдә сурәтләнгән Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек. 2. Әсәрнен эчтәлегенә төшенеп, бәйләнешле сөйләм телендә анализлау.

Жиhаз: укучыларның рәсемнәре «Дингездә», карточкалар, компьютерда анализ үрнәге.

Дәрес планы: I. Оештыру моменты

II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

III. Яна белемнәр үзләштерү: Образларга характеристика. Табигать күренеше һәм аның урыны. Табигать сурәтләре: диңгез, ай, давыл, җил, яфраклар, ябалак-карчыга, таракан-кырмыска, акчарлакларның геройлардагы эчке кичерешләрне, тормышларын сурәтләудән аерылгысыз булуы.

1. Карточкалар белән әш.

2. Төркемнәрдә әш.

3. Дәреслек белән әш.

VI.Өйгә эш. Иншага план төзергә.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без Ш.Камалның «Акчарлаклар» әсәрен өйрәнүне тәмамларбыз. Бәйләнешле сөйләм телендә, үз фикерләреңне катнаштырып, әдәби әсәргә анализ бирә алу, анализлый белү, образларга характеристика бирү– бу безнең дәресебезнең максаты

. Укытучы: Сорауларга җавап алу. 1) Ш.Камал «Акчарлаклар» әсәрен ничәнче елда яза? (1914) 2)ХХ гасыр башы әдәбияты. Әсәр язылган чор турында нәрсә әйтә аласыз? Укучы: XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу—эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мө­нәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары форма­лаша. Җәмгыять тормышында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал (1884—1942) күренекле урын били. 3) Язучының иҗади югарылыгы? ( башлангыч чор ижатымы, әллә өлгереп җиткән язучымы?)

Укучы: Оренбургта һәм Октябрь революциясеннән соң шәһәр янындагы Чебенле авылында ул 15 ел яши. Шул чорда иң күренекле әсәрләрен — күп санлы хикәяләрен, фелье­тон һәм мәкаләләрен, «Акчарлаклар» повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен иҗат итә.Димәк, язучының өлгергән чоры дисәк ялгышмабыз. Укытучы: Ә хәзер тактадагы рәсемнәргә игьтибар итегез әле. Бу рәсемнәрдә нәрсә яктыртыла?

Укучы: Дингез, акчарлаклар, балыкчылар тормышы, диңгездәге давыл.

Укытучы: Әдәби викторина сорауларында Ш.Камал әсәрендә үзәк теманы атагыз диелгән иде.

Укучы: Эшчеләр тормышы.

Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышын, аларның вакытлы (сезонлы) эшләрен, бер-берләре арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуны Ш.Камал үзенең беренче әсәрләрендә үк үзәккә куя. Бу аның үз тормышы белән дә аваздаш. Ни өчен?

Укучы: Ш.Камал кечкенәдән үк үз көнен үзе күрә башлый, ул да балык промыселларында, шахталарда эшли.

Укытучы: Ә хәзер укучылар без дә сезнең белән Каспий диңгезе буенча сәяхәт итик, акчарлаклар тавышын ишетик hәм алдагы сорауларга жавап әзерлик:

Укытучы: «Егет елый» бүлегенә тукталыйк. Һәм,гомумән, әдәби әсәргә анализны без нәрсәдән башлыйбыз? Экранда әдәби әсәргә анализ үрнәге күрсәтелә. — Жанр hәм теманы билгелибез.

Укучы: Әсәр жанры буенча – повесть. Чөнки повесть хикәягә караганда киң күләмле жанр. Анда вакыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк була. Повесть бер төркем, катлам кешеләренең тормыш-яшәешен сурәтли, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында тасвирлый.

Укытучы: Әсәрнең темасы? Яки без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап бирәбез. Укучы: Темасы – эшчеләр тормышы. Балык тоту промыселларына, акча эшләү нияте белән бәхет эзләп, эшкә килгән вакытлы эшчеләрнең тормышы сурәтләнә.

Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышы үзәккә алына. «Егет елый» бүлегенең эчтәлен искә төшерик. Сюжетны искә төшеру өчен, мин сезгә карточкалар таратам.

К.№ 1 Бүлекне шартлы рәвештә ничә өлешкә бүлеп була?

К.№2 Беренче өлешкә исем куярга, сөйләргә.

К.№ 3 Икенче өлешкә исем куярга, кыскача эчтәлеген сөйләргә..

К.№4 Өченче өлешкә исем куярга, кыскача эчтәлеген сөйләргә.

Укытучы: Менә без бүлекнең төп өлешләрен сөйләп чыктык. Ә хәзер конфликтны билгелик. Нәрсә ул конфликт? Конфликт кемнәр арасында?

Укучы: Эшчеләр –Исак; Укытучы: Сәбәбе нәрсәдә? Укучы: Диңгездә давыл кубачагын белеп торып, Исак неводны салдыра, чөнки аның пае (өлеше) бар.

Укытучы: Бүлектәге образларга тукталыйк. Образларга характеристика биргәндә без нәрсәләргә игътибар итәбез? Иң беренче бүлектәге образларны ике төркемгә бүләбез: төп һәм ярдәмче образлар, актив һәм пассив. — портреты — чыгышы — аны тәрбияләгән шартлар — кешеләр белән мөнәсәбәте -рухи байлыгы — әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле — интерьер — табигать күренешләре

Төп образ- Гариф Ярдәмче образлар – Шәрәфи карт, Газизә.

Актив һәм пассив образлар

Актив: Гариф, Шәрәфи карт

Пассив: Газизә Образлар: компьтерда укучылар әйткәннән соң образлар языла бара.

Укытучы. Хәтерегездә булса, без геройларның исемнәренә дә игътибар итә идек. Менә сезгә Сайдәшнең чыгышын тәкъдим итәбез.

Гариф (1. Белүче, танучы, хәбәрдар; 2.Укымышлы; 3. Акыл иясе.)

Шәрәфи (1. Кадерле, хөрмәтле, данлы; 2. Затлы нәселле) Газизә ( 1. Бик кадерле, кыйммәтле, газиз; 2. Көчле, кодрәтле; 3. Сирәк, бәһале, бик сирәк очрый торган. 4. Изге)

Укытучы: Укучылар, безгә «Егет елый» бүлегендә Шәрәфи карт образының портреты бирелмәгән. Шуңа күрә мин сезгә аның портретын сурәтләгән урынны компьютерда күрсәтәм. … Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында йончылган кара эшләпә, өстендә кыска гына соры чикмән, чикмәннең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күкчел кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгъзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан, түгәрәкләтеп кырыккан чал сакалы, киң һәм каратутлы йөзе белән ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә күренә иде.

(Укучылар белән әңгәмә) Ә хәзер hәрбер геройга характеристика бирик( укучылар икешәрләп төркемләнәләр).

1 нче төркем – Гариф;

2 төркем- Шәрәфи карт.

Укытучы: — Ә хәзер экранга язылган сыйфатларга игътибар итегез. . Нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, саф, олы жанлы, сөйкемле, кече күңелле, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче, кызу, үз сүзендә тора, кайгыртучан, гаилә башлыгы Бу сыйфатлар кайсы геройларга туры килә? Аерып әйтегез.

Укучы: Гариф — нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче; Газизә-олы жанлы, сөйкемле, ярдәмчел – Шәрәф и карт – эшчән, тырыш, гадел, кайгыртучан, гаилә башлыгы

Укытучы: (дәреслек белән эш) — Гарифның тәвәккәл һәм кыю икәнлеге кайсы урында күрсәтелә? — Олыларны хөрмәт итә белүе кайсы урында күренә? — Характерындагы түбәндәге сыйфатларны: хискә бирелүчән, нечкә күңелле, йомшак кайсы урында күрәбез.

Укытучы: Образларга характеристика биргәндә без интерьерга да игътибар бирәбез. Гарифның эчке шәхси кичерешләрен сурәтләгандә безгә нәрсә ярдәмгә килә?

Укучы: Барак күренеше. (Дәреслектән табып укыла)

Укытучы: Автор геройларның рухи кичерешләрен тәэсирле итеп, төгәл сүзләр, образлар ярдәмендә чагылдыра. Ул җанлы ( акчарлаклар, тараканнар, кырмыскалар, ябалак-карчыга) һәм җансыз( ай, диңгез, давыл, җил, яфраклар) табигатькә иркен мөрәҗәгать итә. Алар я кешенең эчке кичерешләренә капма-каршы куелалар, яки кешеләр белән алар арасында охшашлык күрсәтелә, янәшәлек уздырыла. Автор параллель сурәтләу алымын оста файдалана (дәреслекләрдән табигать күренешләрен табып уку).

Укытучы: автор тарафыннан нинди сурәтләү чаралары кулланылган? Авторнын теле нинди?

Укучы: Повесть автор тарафыннан сөйләнелә. Авторнын теле бай, күп сурәтләү чаралары кулланылган (чагыштырулар, эпитетлар, параллель сурәтләу алымы, ). Әсәр укырга жинел hәм кызыклы.

Укытучы: Әсәрнең идеясы нидә? Ш.Камал бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы: XX гасыр башындагы эшчеләр тормышын, аларнын рухи дөньясын ачып биру максатыннан яза.

Укытучы: Әсәргә карата нинди фикерләрегез бар? Сезгә әсәр ошадымы?

Укучы: Мина бу әсәр бик ошады. Бигрәк тә әсәрдәге төп геройлар – Газизә hәм Гариф. Алар арасында бөреләнеп кенә килгән саф мәхәббәт, яхшы, жылы мөнәсәбәт, хисләр бик матур итеп тасвирланган. Мина бигрәк тә балыкчылар тормышы турында мәгьлуматлар булуы ошады. Мин дә аларны акчарлаклар белән чагыштырдым, чөнки акчарлаклар кебек алар да үз бәхетләрен әзләп йөриләр. Әгәр дә табыш күп булса, акчасы да куп булыр иде. Ләкин монда эшчеләр житәрлек дәрәҗәдә акча эшли алмыйлар.эшләре авыр,акчалары аз, ләкин аңа карап күңелләре төшенке түгел, киресенчә, алар эшли дә, ял да итә беләләр. Укытучы: Фикерләрегез өчен рәхмәт. Менә безнең дәресебез дә ахырына якынлашып килә. Димәк, укучылар, без бүген үзебезгә нинди сыйфатларны алырга кирәклеген дә, ХХ йөз башындагы эшчеләр тормышын да тагын бер тапкыр карап үттек. Ә хәзер билгеләр куябыз. (Билгеләр куела). Өй эше. Түбәндәге темага инша язарга. «Егет кешене кыюлык бизи»

Без Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәре белән таныштык, андагы үзәк геройлар тормышы белән яшәдек, алар белән бергә борчылдык, бергә шатландык. Әлеге әсәрендә Шәриф Камал эшчеләр тормышын сурәтли. Әсәрнең исеме — «Акчарлаклар». Ләкин әлеге әсәрдә диңгез кошлары түгел, ә бер урыннан икенче урынга акчалы эш эзләп йөрүче сезонлы эшчеләр сурәтләнә. Повесть катлаулы, кискен сюжетлы түгел, ә шулай да ул кешедә төрле хис-тойгылар тудыра, уйландыра. Язучы укучыны бик оста итеп образлар, вакыйгалар артыннан ияртә, үзең дә сизмәстән алар тормышы белән яши башлыйсың. Моның сәбәбе гади: язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган. Әсәрдә Гариф, Сафа, Шәрәфи, солдат Николай һәм башка образлар, вакыйгалар бик тормышчан, табигый һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән.

Миңа повестьта оялчан һәм тыйнак Газизә дә, сабыр, кыю, шулай ук нечкә күңелле Гариф та, башка эшче образлары да бик ошады. Тик миңа аеруча тәэсир иткән образ — ул Шәрәфи образы.

Шәрәфи карт сельд тозлаучы (солилыцик) булып эшли. Промыселга яңа килгән Гариф аны беренче күрүдә «. бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утыручы «гакыллы сапожник»ка охшата, чөнки башка промыселда ул күргән солилыцик шома итекле, байковый тужуркалы була. Аларның жалованьесе дә зуррак, урыны да югарырак. Шәрәфи карт беренче карашка гына шулай күренә, әлбәттә. Икенче көнне инде ул Гарифка «эшлекле генә бер агай» булып күзаллана, чөнки Шәрәфи карт үзен дисәтник Исак белән бик иркен тота, аңа үз фикерен курыкмыйча гына әйтә, аның белән сүз көрәштерә. Исак та аңа «Шәрәфи Осипыч», дип эндәшә, димәк, аны хөрмәт итәләр. Ләкин Исакка тизрәк балык тотылсын, ул тәҗрибәле Шәрәфинең невод салырга бераз сабыр итәргә кирәк диюенә каршы килә. Ә Шәрәфи карт хаклы. Кичә бик салкын булды, әле җылылар кирәк иде. Шәрәфи карт гаиләсе белән Саричинда тора. Ул инде байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Сельд вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора. Ә быел сельд тозлау вакыты якынлашканда ук ул карчыгы Сәгыйдә белән кызы Газизәне үзе белән алып килә, чөнки күптән түгел генә алар олы хәсрәт кичергәннәр: көз көне егет уллары үлгән. «Үзегезне генә кемгә калдырасың. Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз», — ди Шәрәфи карт, аларга шәфкать күрсәтеп. Ул карчыгына бик игътибарлы, аңа бик яхшы мөгамәләдә, кызлары Газизәне бик тә ярата. Ләкин өни белән кызның җаннарын борчып торучы бер сәбәп бар: Шәрәфи карт, төрле халык арасында байтак еллар йөреп, исерткеч хиреслегенә бирелеп киткән. Дөрес, аяктан егылырлык эчми ул. Тик акчасы булганда тәмам аек та йөрми. Тормыш болай да бик авыр, юклы-барлы акчаны әрәм итү, әлбәттә, гаилә өчен бик читен хәл. Ул бит әле бердәнбер арка таянычы да, гаилә өчен иң кирәкле кеше дә. Карчыгы ни генә әйтсә дә, Шәрәфи картның җавабы һаман бер: «Юк, болай гына, аз гына. Әллә ник эч авырта, уңайрак булмасмы, дим. » Шәрәфи карт тузынмый, сүгенми, бары тик шул җавапны гына бирә.

Промыселда вакытлы эшкә килгән кешеләр арасында төрлесе бар, монда барысы да шома гына бармый. Вакытлыча гына бергә туры килгән кешеләр арасында таркаулык та, юктан гына тавышлану да, үпкәләшү дә була. Ләкин эшчеләр берсе өчен берсе барысына да әзер. Мәсәлән, давыл вакытында иптәшләренә ярдәмгә ташланган берничә эшче шундыйлардан. Ә башкалар алар өчен каторгага да китәргә әзер. Менә шундый вак-төяк тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт күренеп тора. Менә тагын бер мисал: иптәшләре артыннан көймәгә ташланган Гариф һәм башкалар өчен Шәрәфи карт борчылып тора. Барлык эшчеләр диярлек аның янына җыелган, ә ул акрын гына Исакны сүгә, аның кешеләрдән балыкны, неводны өскә куюын, үзе өчен генә тырышуын турыдын-туры әйтә. Ә инде Гариф ярга чыккач та, янына килеп: «Күлмәк-ыштаның бармы? Тиз генә алмаштыр. Булмаса, мин бирим. » — ди. Аны үзенә чакыра, булганы белән сыйлый, бизгәк ябышмасын, дип тырыша. Аның юеш әйберләрен дә алып килеп киптерергә куша. Монда Шәрәфи картның эчке мөлаемлыгы, аталарча кайгыртучанлыгы күренә. Гомумән, промыселдагы татарлар бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә, алар бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы, шуңа күрә аларны башка милләт вәкилләре дә хөрмәт итә.

Татарларның промыселда тагын бер аерылып торган сыйфаты — ул эш сөючәнлек, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкару, күндәмлек. Промысел хуҗасы да аларга: «Ә, князьләр икән. Яхшы халык. яратам мин аларны, эшчән булалар. » — дип бәя бирә. Бу промыселда татар эшчеләрен берләштереп, аларга киңәш биреп, аталарча кайгыртып торучы Шәрәфи карт, бар булган сыйларын өстәлгә куючы Сәгыйдә әби, Газизә булмаса, әлбәттә, бу әсәр төссез булыр иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Шәриф Камалның әлеге әсәре татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның бу әсәре театр сәхнәсендә дә күп еллар яшәп килә. Әсәр буенча эшләнгән спектакльгә җыр язылды. Ул җыр, әсәрнең үзе кебек үк, халык күңелендә бик тиз урын алды.

Без китәбез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

Әллә кайларга сибелгән татар уллары-кызларының канатларын каерган ул заманнар үтте инде. Ә Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте әле бик күп укучыларның күңелендә моңсу-якты хисләр уятыр.

Тарихлардан килгән хакыйкать
(Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча)

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.

Сезнең җиргә көндәлек күмгәнегез бармы? Уй-кичерешләр белән тәфсилләп язылган көндәлекне. Су үтмәслек итеп төрәсең дә тирәнрәк итеп җиргә күмәсең. Шактый вакыттан соң, берзаман ул келт итеп исеңә төшә. Җирдән казып аласың да шул чакларны искә төшереп укыйсың. Ә инде исеңә төшмәсә, аны, бәлкем, берәр гасырдан археологлар казып алыр. Шулай итеп, син тарихка да кереп калырсың. Ләкин үткәнебезне язма кәгазьләр генә яктыртмый. Савыт-саба, бизәнү әйберләре, сугыш һәм эш кораллары безгә тарихта калган кешеләрнең яшәве, культурасы, аларга бәйле төрле вакыйгалар турында сөйли. Ничек инде сөйли, аларның бит теле юк, дисезме? Теләсә кем белән сөйләшми шул алар! Бары тик ул табылдыкларны аңлаган археологлар белән генә. Әйе, нәкъ шулай итеп археологлар безнең эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләренең тормышын һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләрен өйрәнәләр.

Ничек болай килеп чыкты соң әле? Сүз башым бит шүрәле дигән сыман, мин бит тарихыбыздан килгән хакыйкать турында язарга утырган идем. Әйе, без дә олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны, дөреслекне белү өчен танылган әдип, күренекле язучы Нурихан ага Фәттахның олуг, гыйбрәтле, ничә елларны үз эченә алган «Сызгыра торган уклар» исемле романы белән таныштык. Роман үзенең миллионга якын кеше катнашкан вакыйгаларны колачлый алуы белән мине таң калдыра. Төрле эчтәлектәге максатлар хакына ырулар, кабиләләр бәрелешә. Идарәче тарханнарның, каганнарның әмере белән эреле-ваклы халыклар һәлакәтле яуга кузгалалар. Романны укый барган саен, гасырлар артында күмелеп калган кырыс вакыйгалар җанлана, хәзерге төрки халыкларның борынгы бабалары — сөннәр тормышы, аларның көчле, дошманнары белән ирек өчен, яшәү өчен алып барган тиңсез көрәшләрен тасвирлаучы картиналар калка. Битләр ачыла барган саен, әсәрнең геройлары белән таныша барып, шатлансалар шатланасың, кайгырсалар кайгырасың. Язучының безгә сугыш-орыш вакытында көчнең гаскәр күплегендә түгел, ә хәрби осталыкта — акыл, тәҗрибә белән эш итүдә икәнлеген аңлатасы килә. Эреле-ваклы бәрелешләр, конфликтлар аерым кешеләрнең эш-гамәлләре белән тыгыз үрелеп бара. Тарихи вакыйгалар мәкерлелек һәм затлылык, хыянәт һәм тугрылык, мәхәббәт һәм нәфрәт, тәхеткә омтылу һәм ватанпәрвәрлек хисләренә кискен каршылыгы белән тыгыз бәйләнгән хәлдә яктыртыла.

Тарихта чынлап та булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, кискен хәлләргә, көтелмәгән борылышларга бай «Сызгыра торган уклар» романы Албуганың әтисе Тулган тархан урдасына сөенеч алып килүе белән башлана: «Атсыз күлне боз тоткан». Атсыз күлне боз тотуны сөннәр изге, кадерле, кабатланмас вакыйга итеп исәплиләр.

Бу вакыйга кыш якынлашуны — яңа шатлыклар, мәшәкатьле, тик сөенечкә бай вакыйгалар башлануны хәбәр итә. Хәбәрне ирештергән зат чиксез шат, йөзендәге елмаю чаткысы гомер сүрелмәс төсле. Әйе, бу шатлыклы хәбәр, чыннан да, изге. Һәр елны кабатланса да, бу көн — онытылмаслык. Албуга моны белә, сизә, йөрәге белән тоя. Албуга урдада хөрмәтле кеше булуга карамастан, үзен атасы янына кертмәячәкләрен белә. Нинди генә дәрәҗәдәге кеше булса да, бу тыела.

Ханны борчырга ярамый. Кояшның җирдәге углы үз бурычын тулысынча үтәргә тиеш: иртән торып чиста ак киезгә ялан аяклары белән басып, югарыга үз нурларын чәчкән Кояшка табына ул. Кояшның мәңгелек сүнмәс ут булып калуын тели, аның мәрхәмәтенә дога кыла. Ирексездән, күңел горурлык хисе белән тула. Сөн халкының Кояшка табынып көн үткәрүләренә сокланасың. «Кояш — мәрхәмәтле ул, изгелегеннән ташламый», — дип ышану аларны бөек тә иткәндер, күрәсең.

Ниһаять, Албуга әтисе янына керүгә ирешә. Менә алар очраша. Һәм кинәт күңелдә яз уяна. Ата белән ул. Аларның һәрбер хәрәкәтендә эчкерсез бер җылылык, мәхәббәт, сөю сизелә. Албуга йөрәгендә әтисенә карата горурлык хисе уяна, Тулган тархан улын сөеп коча.

«Боз кату» йоласыннан соң роман кышкы ау белән дәвам итә. Сөн дәүләтендә кабул ителгән гадәт буенча, ауны Тулган тархан башларга тиеш. Ау кызып килгән бер мизгелдә, тарханның гомере куркыныч астында кала. Аны котылгысыз үлемнән Албуга коткарып кала. Романда үзәк конфликт ата белән улы — тархан һәм тәхеткә законлы варис Албуга арасында бөреләнә, киңәя һәм тирәнәя барып, гади кешеләрне, югарыгы затларны үз янына тартып китерә, ахырда зур-зур гаскәри берләшмәләрне, бөтен бер ыру-кабиләне кузгалырга мәҗбүр итә. Төрле астыртын эш йөртүләрдән зиһене чуалган тархан Сөн дәүләтенең катгый канунын боза: Албуганы тәхетеннән читләштереп, ерак төбәккә озатырга әмер бирә. Кол кытай кызын кече хатыны дип, аннан туган баланы үз дәвамчысы итеп игълан кыла. Дәүләт тотрыклылыгының нигезе булган кануннарны бозу ил эчендә ризасызлыклар китереп чыгара. Халык акылы әйткәнчә: «Үзара сугыш — дошман илә сугыштан яманрак». Сөн дәүләтендәге таркаулыкны сизеп алган явыз ниятлеләр илне таларга керешә. Туган җиреннән куылып, җиңелеп, хурлыклы хәлгә калган Тулган тархан, изге киңәш эзләп Баргынтай бабага килгәч, ил агасы әрнеп аңа эндәшә: «Нинди киңәш? Элегрәк колак салырга иде ил-көч сүзенә. Инде эш узган. Туйлап, калым түләп алган бичәләреңне таратып бетердең, угланыңны читкә тибәрдең. Илсез-көнсез килмешәкне үз яныңа биеккә утырттың, Сөн иленең бер як кабыргасын дунху алды. Күпме ирләр яуда ятып калды. Әйт, нинди киңәш бирим мин сиңа, Тулган улым»?!

Романда төп идея Албуга углан образы белән бәйләнгән. Беренче китапта ул — тәҗрибәсез яшүсмер. Тәкъдир аны баштан ук кырыс сынауларга дучар итә: әтисе тарафыннан читкә җибәрелә, Кытайга уңышсыз яу вакытында әсир төшә. Мең бәла белән туган җиренә кайтса, таланган, яндырылган газиз ил-йортын күрә. Икенче кисәгендә инде ир-ат буларак ныгыган, ачы тормыш тәҗрибәсеннән кырыслана төшкән Албуга угланга шушы тар-мар китерелгән ватанны торгызу, күңелләренә өметсезлек сарган илдәшләрен азатлык өчен көрәшкә күтәрү бурычы йөкләнә. Иң әүвәл ул гаскәрләрендә ныклы хәрби тәртип урнаштыра, буйсынмасларны хөкемгә тарта, беренче булып дошманнарының өнен алган шомлы сызгыручан ук куллана. Роман ахырында боҗра формасында корылган сюжет әсәрне ачып җибәргән кышкы ау вакыйгасына алып килә. Традиция буенча, ауны илбашы ача. Әмма дөнья һәм вакыт тарафыннан шактый типкәләнгән, бетерешкән тархан үз гомерендә беренче тапкыр тидерә алмый. Бу — хәбәр, бу — символ: картайган тархан көнен генә түгел, идарә итү хокукын да югалткан, дигән сүз. Тарханның вафатыннан соң сөннәрнең илбашчысы булып калган Албуга ватандашларын изге яуга җитәкли. Кайда көч, кайда акыл белән эш итеп, Албуга тархан илне ятлардан чистарта, нәтиҗәдә дошманнарның төркиләр көчен, өстенлеген танымыйча чарасы калмый. Эш шуңа барып җитә ки, төркиләрнең иң көчле сәяси «көндәше» Кытай империясе дә сөннәр белән килешү төзергә, ел саен аларга ясак-калан түләп торырга мәҗбүр була.

Албуга исеме белән бергә без Туйгак алып исемен дә куярга тиеш булабыз. Кем соң ул Туйгак алып? Албуга тархан улы булса да, чынлыкта аңа ата кеше бирергә тиешле тәрбияне, җылылыкны һәм ныклыкны тарханга гомер буе тугры хезмәт иткән, тархан урдасындагы каравыл агасы Туңгак бирә. Туңгак алып үзенең зирәк һәм алдан күреп, уйлап эшләве белән Албуганы көчле сугышчы гына түгел, барыннан да бигрәк акыллы, гадел ил башчысы булырга әзерли.

«Сызгыра торган уклар» романы беренче чиратта нинди авыр шартларда да азатлыкларын, яхшы кояш астында горурланып яшәргә хокукларын саклап кала алган ерак бабаларыбызга рәхмәт хисе булып кабул ителә. Әйе, мәкальдә әйтелгәнчә, «хакыйкать — ачы, ялган — татлы». Ни өчен болай соң әле? Киресенчә булырга тиеш түгелме соң? Әллә мәкальне дөрес укымадым микән, дип, китапны тагын бер тапкыр ачып карадым. Юк, дөрес икән! Мәкальнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Чыннан да, безнең тарихыбызны элек җиде кат йозак астында саклаганнар, тарих турында искә төшерү дә ярамаган, аны яшергәннәр. Менә шуңа да инде «хакыйкать — ачы, ялган — татлы» мәкале килеп чыккан.

Татар милләте җанына бөтен барлыгы белән береккән Нурихан ага Фәттах моннан ярты гасыр элек башлаган иҗат юлыннан ышанычлы адымнар белән баруын дәвам итә: тарихның галим-академиклар керә алмаган, капкасын кагарга да җөрьәт итмәгән ерак дәверләрендә йөри, милли вәзгыятьтән гыйбрәт вә үрнәк дәресләре бирә. Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел. Ирексездән, күңелемә Тукай сүзләре килде: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез!»


Статьи по теме